news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

#МинемТатарстан челленджында катнашып iPhone 11 отарга мөмкин

Ярышларда катнашу өчен, үз сайлау участогыңда фотога төшәргә һәм фотоларны #МинемТатарстан хэштегы белән социаль челтәрләргә урнаштырырга кирәк.

#МинемТатарстан челленджында катнашып iPhone 11 отарга мөмкин

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 11-13 сентябрьдә республикада #МинемТатарстан челленджы уза, анда 36 данә iPhone 11 уйнатыла. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Ярышларда катнашу өчен, үз сайлау участогыңда фотога төшәргә һәм фотоларны #МинемТатарстан хэштегы белән социаль челтәрләргә урнаштырырга кирәк.

Ярышлар #МинемТатарстан фотомарафоны берләшмәсендә һәр сәгать саен туры эфирда уза.

11 һәм 12 сентябрьдә ярышлар «ВКонтакте»да #МинемТатарстан фотомарафоны берләшмәсендә 9:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр узачак.

13 сентябрьдә ярышлар «ВКонтакте»да Татарстан Республикасының рәсми берләшмәсендә барачак.

11 сентябрьдә 15: 00 сәгатькә социаль челтәрләрдә 10 меңнән артык фотография бастырылган.

Инде җиде җиңүче исеме билгеле: Елена Филонова, Оксана Сухинина, Никита Новичков, Альберт Нигъмәтуллин, Нил Миннәхмәтов, Светлана Китаева, Ленар Латыйпов.

Татарстанда көзге тавыш бирү 11, 12 һәм 13 сентябрьдә уза. Бердәм тавыш бирү көне статусы 13 сентябрьгә беркетелгән. Республикада бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе башланды: ТР Президентын, җирле хакимият органнарына депутатлар сайлау, шулай ук ике сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100