news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда сайлау көнне «Мин тавыш бирдем!» билеты белән концерт карап була

Бердәм тавыш бирү көнендә Казанда интерактив программа һәм эстрада йолдызлары катнашында концерт уза.

Казанда сайлау көнне «Мин тавыш бирдем!» билеты белән концерт карап була

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 11-13 сентябрь көннәрендә сайлауда тавыш бирүчеләр «Ак Барс Арена» стадионы янында якшәмбе интерактив программасын карый ала. Һәр сайлаучыга «Я проголосовал! /Мин тавыш бирдем!» беләзеге рәвешендә чакыру билеты тапшырыла. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйрәм 13 сентябрь көнне 12.00 сәгатьтә башлана. «Ак Барс Арена» янындагы территория экстрим-мәйданчык, кибер-спорт зонасы, өлкән яшьтәгеләр өчен «Тормышны яратучылар» проектының презентациясе, «Әдәби ишегалды» мәйданчыгы, ГТО нормативларын тапшыру мәйданчыгы, диджитал-зона, арт-инсталляция, музыкаль караоке-бәйге һәм башка зоналарга бүленә. 

Әнвәр Нургалиев (16.10), Гүзәл Уразова (16.45), DABRO төркеме (18.00), Клава Кока (18.30), Нюша (19.10), Салават Фәтхетдинов (19.50), Валерия (20.00) һәм Хор Турецкого (21.00) чыгышы программаның кульминациясе булыр дип көтелә. Бәйрәм салют белән тәмамлана. 

Тавыш бирү 11 — 13 сентябрь көннәрендә уза. Өч көн дәвамында сайлау участоклары иртәнге 8.00 дән кичке 20.00 кадәр эшләячәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100