Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда мөселман яшьләре арасында балык тоту буенча спорт ярышы узды
Чара Сухояш бистәсендәге буа янында оештырылды.
![Азнакайда мөселман яшьләре арасында балык тоту буенча спорт ярышы узды](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2020/9/11/17408af2db56ed63c28885b02720a0576c698c1eb88976f3c454df873ac3.jpg)
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Азнакай мөхтәсибәтендә Татарстанның мөселман яшьләре арасында өченче тапкыр балык тоту буенча спорт ярышлары узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара Сухояш бистәсендәге буа янында оештырылды. Ярышларда Көньяк-Көнчыгыш төбәк казые, Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, Азнакай районы башлыгы урынбасары Нәзәт Нәгыймов, якындагы районнарның имам-мөхтәсибләре һәм имамнары һәм башка дин кардәшләре катнашты. Бәйгене Диния Нәзарәтенең Азнакай мөхтәсибәте оештырды.
Катнашучыларны Рамил хәзрәт Хөснетдинов сәламләде. Үзенең чыгышында ул чарага яшьләрнең, өлкәннәрнең, гаиләләр белән килүчеләрнең бергә җыелуларын күркәм күренеш дип атады һәм спортчыларга уңышлар теләде. Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин исә рәсми чыгышлардан соң ярышларның тәртибе белән таныштырды. Аларда Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Алабуга, Биектау, Казан һәм Яр Чаллы командалары катнашты.
Җиңүчеләр дипломнар һәм оештыручылардан бүләкләргә ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз