news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә тикшерелгән азык-төлек кенә сатылачак

Ярминкәләрдә ветеринария берләшмәсе белгечләре кизү тора.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә тикшерелгән азык-төлек кенә сатылачак
Михаил Захаров

(Казань, 10 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә сыйфатсыз азык-төлек кертелмәячәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин белдерде. 

Спикер сүзләренчә, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә тәкъдим ителгән продукция ветеринар лабораторияләрдә тикшереләчәк. Куркынычсыз дип табылган продукция генә сатуга чыгарыла. Габделхак Мотыйгуллин ярминкәгә китерелгән азык-төлекнең сыйфаты беренче урында торырга тиешлеген әйтте. «Сату мәйданында тәкъдим ителгән азык-төлекнең сыйфатына ветеринария берләшмәсе белгечләре бәя бирәчәк», — диде ул. 

Габделхак Мотыйгуллин ярминкәләрдә сөтне шешәләп сату ярамавын, аны реализацияләү борып ачыла торган кран белән җиһазландырылган махсус савытларда башкарылырга тиешлеген искәртте. Йогышлы авырулары булмаган хуҗалык сөте генә сатуга кертелә. 

«Ит һәм ит продукциясе ярминкәгә экспертиза үткәннән соң гына чыгарыла. Барлык документлар тәртиптә булырга тиеш. Итне элеп куйган килеш кенә күчерү рөхсәт ителә. Продукция китерә торган транспортның кузовына санитар эшкәртү уздырыла. Ит — сату мәйданында, махсус урында ваклана», — дип сөйләде идарә башлыгы урынбасары.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәр халкы һәм товар җитештерүчеләр өчен социаль әһәмияткә ия. Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның аерым контролендә тора, дип йомгаклады сүзен Габделхак Мотыйгуллин.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә азык-төлекне сәүдә челтәрләренә караганда түбән бәядән сатып алырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100