news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә вакцинация узган өлкәннәр арасында лотерея уйнатылды

Бүләкләр ноябрьгә кадәр уйнатылачак.

(Әлмәт, 11 август,"Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт шәһәр паркында «Covid-19 вакцинациясе» лотереясы үткәрелде. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 1 велотренажер, 5 скандинав таякчыклары җыелмасы һәм 2 велосипед уйнатылды.

Июль аенда вакцинацияләүнең ике этабын узган 2219 пенсионер бүләк алды. Призлар уйнату ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Әлмәттә барлыгы 60 яшьтән өлкәнрәк 20 меңгә якын кеше, ә барлыгы 60 меңнән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан.

Ветераннар советында күчмә бригада атнага ике тапкыр кизү тора. Башта пациентлар медицина тикшерүен уза һәм барлык сәламәтлек күрсәткечләре әйбәт булган очракта гына вакцина дозасын ала. Прививканы әлмәтлеләр хастаханәләрдә һәм «Панорама» сәүдә үзәгендә ясата ала. Үзең белән паспорт, полис һәм СНИЛС булырга кирәк.



news_right_1
news_right_2
news_bot