Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимнәр: Магистратураны тәмамлаучылар бакалаврларга караганда күбрәк хезмәт хакы ала
Ир-ат магистрларының эш табу мөмкинлеге бакалаврларга караганда 3-8 процентка, хатын-кызлар өчен аерма магистратураны тәмамлаучылар файдасына 10-16 процентка югары.
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Россиядә Югары икътисад мәктәбе экспертлары магистр һәм бакалаврларның эш урынын өйрәнгән. Магистратураны тәмамлаучыларның югары хезмәт хакы түләнә торган эш урынын табу мөмкинлеге югарырак.
Ир-ат магистрларының эш табу мөмкинлеге бакалаврларга караганда 3-8 процентка югарырак икән, хатын-кызлар өчен аерма магистратураны тәмамлаучылар файдасына 10-16 процент булган. Магистр һәм бакалаврларның хезмәт хакы буенча аерма хатын-кызлар өчен 5-21 процент, ир-атлар өчен 2-11 процент булуы ачыкланган.
«Интерфакс» басмасы хәбәр иткәнчә, тикшеренү Югары икътисад мәктәбенең хезмәт базарын өйрәнү лабораториясе галимнәре Ксения Рожкова, Сергей Солнцев, Павел Травкин һәм уку йорты проректоры Сергей Рощин хезмәтенә нигезләнгән.
Алар 2017 елда бакалавриатны тәмамлаган 400 меңгә якын кешенең мәгълүматын өйрәнгән. Аларның 100 меңнән артыгы магистратурада укуларын дәвам иткән һәм 2020 елда хезмәт базарына чыккан. Шул ук вакытта тикшеренүчеләр «Росстат» һәм Хезмәт министрлыгы мәгълүматларын да кулланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз