Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә самавыр бәйрәменә килүчеләр чуваш, мордва, рус мәдәнияте белән танышты
«Самавыр» бәйгесендә иң кызыклы эшләр тәкъдим итүчеләргә диплом һәм бүләкләр тапшырылды.
(Бөгелмә, 11 август, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Вязовка авыл җирлегендә «Бөгелмә районының этнокультура маршруты» проекты кысаларында Самавыр бәйрәме булды. Бәйрәмне Вязовка мәдәният йорты янындагы территориядә билгеләп үттеләр.
Самавыр көне кебек гаҗәеп һәм онытылмас чара узды. Яңа Александровка мәдәният йортының «Раздолье» вокаль коллективы барлык кунакларны үзләренең җырлары һәм әйлән-бәйләне белән шатландырды, балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә күңелле уеннар оештырылды.
«Үзәкләштерелгән район клуб системасы» структур бүлекчәләренең декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе кунакларны чуваш, мордва һәм рус мәдәнияте белән таныштырды.
Кунаклар самавыр янында прәник, пәрәмәч һәм баранка белән чәй эчте. «Самавыр» бәйгесендә иң кызыклы эшләр тәкъдим итүчеләргә диплом һәм бүләкләр тапшырылды.
Нәкъ менә шундый чаралар безнең гореф-гадәтләребезнең бай булуын һәм мәдәниятебезнең уникальлеген күрсәтә. «Самавыр бәйрәме» кебек үзенчәлекле бәйрәм Вязовка авыл җирлегенең мәдәни календарена керәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз