news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлеклек сөт җитештерү 2,6 процентка арткан

Бүгенге көнгә республика буенча тулаем сөт савымы 3,9 мең тоннадан артык тәшкил итә.

(Казан, 11август, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлеклек сөт җитештерү 2,6 процентка арткан. Бер сыердан тәүлеклек савым буенча Әтнә (31,2 кг), Мамадыш (27,6 кг), Кукмара (24,5 кг), Саба (24,3 кг) һәм Балтач (23 кг) районнары лидерлар булды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. 

«Бүгенге көнгә республика буенча тулаем сөт савымы 3,9 мең тоннадан артык тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 101,7 тоннага күбрәк», — диелә хәбәрдә. 

Моннан тыш, бер көн эчендә 115,9 тоннага күбрәк сөт сатылган, бу узган елга караганда 103% тәшкил итә.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 49,8 мең тоннага җиткән, бу 2019 елның шул ук күрсәткеченнән 5% ка артыграк. 

Татарстанда, Краснодар краенда, Воронеж, Киров, Новосибирск, Свердловск, Ленинград, Белгород, Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәләрендә, Удмуртиядә һәм Башкортстанда, шулай ук Алтай краенда иң күп сату күләмнәре билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100