news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда биш йөздән артык яшь гаилә социаль ипотека алуга документлар җыя башлаган

Элек шундый шартлар белән торак алу мөмкинлеге бюджетта эшләүчеләрдә генә бар иде.

Татарстанда биш йөздән артык яшь гаилә социаль ипотека алуга документлар җыя башлаган
Салпват Камалетдинов

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанда тормышка ашырыла торган социаль ипотека программасында катнашу өчен биш йөздән артык яшь гаилә документлар җыя башлаган. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтте. 

«Программа эшли башлаганда ул алты мең гаиләгә кагылыр дип көттек. Башкарма комитет мәгълүматлары буенча хәзерге вакытта биш йөздән артык яшь гаилә социаль ипотека алуга документлар җыя башлаган», — дип сөйләде Фәттахов.

Министр Чаллыдан бер гаиләнең барлык рәсмиләштерү процессын тулысынча узып, хәзерге вакытта фатир алуны көтүен әйтте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яшь гаиләләр өчен яңа программа башлану турында хәбәр иткән иде. Элек торак алу өчен әлеге шартлар белән бюджетта эшләүчеләр генә файдалану мөмкинлеге бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100