news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан чит ил матбугатында иң күп телгә алынган Россия төбәкләреннән берсе

Республика барлыгы 145 балл җыйды һәм 2018 ел белән чагыштырганда бер позициягә күтәрелде.

Татарстан чит ил матбугатында иң күп телгә алынган Россия төбәкләреннән берсе
Михаил Захаров/архив

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Татарстан 2019 ел нәтиҗәләре буенча инглиз телендәге чит ил массакүләм мәгълүмат чараларында телгә алыну буенча Россия төбәкләре арасында алтынчы урынны алды. Рейтинг Dow Jones компаниясе белән берлектә «Смыслография» аналитик агентлыгы ярдәмендә төзелгән.

Республика барлыгы 145 балл җыйды һәм 2018 ел белән чагыштырганда бер позициягә күтәрелде.

Шул ук вакытта Татарстанда телгә алына торган материалларның күбесе хоккей һәм футболга, шулай ук 2022 елга Казанда йөзү буенча дөнья чемпионатына багышланган. Узган ел республика башкаласында узган WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты да медиада зур кызыксыну уятты.

Моннан тыш, «бизнес-тематика шактый актив яктыртыла, әмма компанияләр арасында телгә алыну буенча ачык лидер юк», — дип билгеләп үтә аналитиклар.

Рейтингның лидеры-Новосибирск өлкәсе. Икенче урында-бер позициягә күтәрелгән Краснодар крае. Өченче-бишенче урыннарны Сахалин һәм Омск өлкәләре, Приморье крае алды.

Рейтинг төзегәндә белгечләр төбәкне искә алу санын да, шулай ук уңышлы публикацияләр өлешен дә исәпкә алган. Мәскәүне гомумфедераль һәм халыкара повестка аркасында гомуми рейтингтан төшереп калдырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100