news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан буенча Росреестр идарәсе кече һәм урта бизнес өчен кайнар элемтә үткәрәчәк

Эксперттан телефон аша консультация алырга мөмкин.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен кайнар элемтә үткәрәчәк. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Эшкуарларга Татарстандагы Росреестр идарәсенең инвестицион проектлар буенча күчемсез милекне дәүләт теркәү бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева консультация бирәчәк», — дип белдерделәр ТР буенча Росреестр идарәсендә.

Кайнар элемтә 12 августта 8.00-12.00 сәгатьләрдә узачак. Эксперттан (843)255-25-71 номеры буенча консультация алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100