news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар яшьләре өчен яңа радио эшли башлады

Радио әлегә тест рәвешендә интернетта үз эшен башлап җибәргән.

Татар яшьләре өчен яңа радио эшли башлады
Гүзәл Әхмәтгәрәеваның шәхси архивыннан

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген татар яшьләре өчен URBANTATAR дип аталган радио эшли башлады. Бу хакта проектның җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәева «Татар-информ»га хәбәр итте.

«Безнең радиода бары тик альтернатив татар музыкасы: рэп, фолк, рок, этно, электрон жанрлар яңгыраячак. Тамашачыбыз — татар яшьләре. Бүген иртән тест рәвешендә интернет-радионы ясап җибәрдек. Көндез бу хакта инстаграмда афиша да элдек», — дип сөйләде Гүзәл Әхмәтгәрәева.

URBANTATAR радиосын тыңлар өчен urban.tatar сайтына керергә кирәк.

«Әлегә радиобыз сайтта гына эшли, якын арада кушымта да чыгарырга ниятлибез», — диде Гүзәл.

news_right_1
news_right_2
news_bot