news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Минем Татарстан» фотомарафонына 2 мең катнашучы кушылды

Марафонга 8 сентябрьгә кадәр теләсә кайсы көнне кушылырга мөмкин.

«Минем Татарстан» фотомарафонына 2 мең катнашучы кушылды

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). «Минем Татарстан» масштаблы фотомарафонында 2 меңгә якын татарстанлы теркәлгән, катнашучылар көннән-көн арта бара. Социаль челтәрләр өчен контент булдыру марафоны #ИскиткечТатарстан блог-турының дәвамы булды. Аның барышында блогерлар республиканың искиткеч урыннарын ача һәм үз социаль челтәрләрендә фото һәм видео белән уртаклаша. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Хәзерге вакытта фотомарафон кысаларында катнашучылар #ИскиткечТатарстан хештегы белән 3,5 меңнән артык фотосурәт бастырган. Моннан тыш, һәр атна саен оештыручылар призлар уйната. Узган атнада Казаннан Хәйдәр Миров җиңүче булды.

Фотомарафонда «ВКонтакте» яки Instagram аккаунты булган һәркем катнаша ала. Марафон рәсемнәрен Казанның танылган фотографлары һәм блогерлары, шул исәптән Олег Самойлов, Артем Горланов һәм Настя Губинская бәяләячәк.

Фотомарафонда җиңүчеләргә бүләкләр 13 сентябрьдә бүләкләү тантанасында тапшырылачак. Бүләкләр арасында квадрокоптер, фотокамералар, акыллы колонкалар, экшн-камера һәм башка призлар бар. Марафонга 8 сентябрьгә - эшләрне кабул итеп бетергәнгә кадәр теләсә кайсы көнне кушылырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100