news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда прокуратура ветераны Ильяс Зарипов вафат

Татарстан Прокуратурасы җитәкчелеге һәм коллективы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Бүген Казанда 93нче яшендә Бөек Ватан сугышында катнашкан прокуратура ветераны Ильяс Зарипов вафат булды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Ильяс Сафа улы Зарипов 1927 елның 5 декабрендә ТАССРның Арча кантоны Казаклар авылында туа. 1944 елның августында ул үз теләге белән фронтка китә. Кызыл Армиядә авиамеханик була, хәрби самолетларны эксплуатацияләүне тәэмин итә. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән.

Хәрби хезмәте тәмамланганнан соң Зарипов Казанның төрле предприятиеләрендә эшли. Казан дәүләт университетын тәмамлаган һәм 14 елдан артык прокуратура органнарында хезмәт иткән. Башта стажер, аннары республика башкаласының Бауман районы прокуроры ярдәмчесе, ТАССР прокуратурасының судларда гражданлык эшләрен карап тикшерүне күзәтү бүлеге прокуроры була. Аннары Казан шәһәре Мәскәү районы прокурорының ярдәмчесе һәм өлкән ярдәмчесе булып эшли.

Прокуратура органнарында озак һәм мактауга лаек хезмәте, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту эшендәге казанышлары өчен берничә тапкыр бүләкләнгән. Шул исәптән III дәрәҗә «Законга тугрылык өчен» аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнә.

«Татарстан Республикасы Прокуратурасы җитәкчелеге һәм коллективы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Ветеран белән хушлашу иртәгә, 12 августта, 10нан 11 сәгатькә кадәр Казан, Воровский ур., 15 йорт, 73нче фатир адресы буенча узачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100