Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казахстанның Сәмәй шәһәрендә «Абай юлы» җәяүлеләр урамы ясыйлар
2100 метр озынлыктагы «Абай юлы» проектына 600 миллионнан артык Казахстан тәңкәсе бүлеп бирелгән.
(Казан, 11 август, Татар-информ»). 18 сентябрьдә Казахстанның Сәмәй шәһәрендә «Абай юлы» («Абай җолы») җәяүлеләр урамы ачылачак. Бу хакта «Казинформ» хәбәр итә.
Хәзерге вакытта Алмата өлкәсе Ауэзов һәм Селевин урамнары чатыннан ит комбинатына кадәр уза торган «Абай юлы» җәяүлеләр зонасы төзү буенча эшләвен дәвам итә.
«Документлар буенча бу эшләр 18 сентябрьдә төгәлләнергә тиеш. Бу вакытка барысы да әзер булачак, без вакытында өлгерәбез. Эш май ахырында башланды һәм бүгенге көнгә кадәр 80 процентын тәмамладык», — диде төзү эшләре җитәкчесе Рафаил Хаҗипов.
«Абай юлы» проекты 2100 метр озынлыктагы җәяүлеләр урамыннан гыйбарәт. «Чәчәкләр һәм агачлар утыртылачак. Бу безнең шәһәр өчен бик зур бүләк», — дип өстәде Рафаил Хаҗипов.
Әлеге проектка барлыгы 600 миллионнан артык Казахстан тәңкәсе бүлеп бирелгән.
БЫел Казахстан халкының бөек улы, шагыйрь, композитор, фикер иясе, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче Абай Кунанбаевның тууына 175 ел тула.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз