Казахстанда XV гасырда төзелгән суфый гыйбадәтханәсе табылган

Галимнәр Төркестанда сенсацион табыш турында белдерде.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Казахстанда Төркестан-Культобе шәһәренең тарихи өлешендә археологик казу эшләре барышында галимнәр борынгы суфый йорты - текке корылмаларын тапкан. Бу хакта Казахстан Мәдәният фәнни-тикшеренү институты матбугат хезмәтенә сылтама белән «Анадолу» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Биредә шулай ук дәрвиш ордены руханилары күмелгән склеп та табылган.

Текке - җылылык мичләре һәм зур булмаган тандерлы 10 бинадан торган комплекс. Бинаның көньяк-көнчыгыш өлешендә мавзолей урнашкан. Корылма XV - XIX гасырга карый.

Мондый һәйкәлләр аз тикшерелгән объектлар категориясенә керә, диелә институт хәбәрендә.