news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда кыска вакытлы яңгыр явачак

Көндез 24 градуска кадәр җылы булачак.

Иртәгә Татарстанда кыска вакытлы яңгыр явачак

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 12 августта, Татарстанда җылы, әмма шул ук вакытта дымлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндез кайбер урыннарда яшенле яңгырлар явачак.

Төньяктан көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 5...10 градус була. Көндезге сәгатьләрдә һава +19... +24 градуска кадәр җылыначак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100