Быел «Алтын каләм» фестиваленә SMM һәм видеоблогинг юнәлешләре кертелгән

Быел «Алтын каләм» бәйгесе 25нче тапкыр үткәрелә. Фестивальдә барлыгы 120 яшь журналист катнаша.

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген Казанның «Идел» яшьләр үзәгендә «Алтын каләм» фестивален ачып җибәрделәр. Фестиваль 11-15 август көннәрендә дәвам итәчәк. Моңа кадәр фестивальдә татар матбугаты, рус матбугаты, телевидение, фотожурналистика, дизайн һәм биткә салу, радиожурналистика юнәлешләре булган. Быел ике яңа юнәлеш — SMM һәм видеоблоинг өстәлгән.

«25 ел — яшьләр проекты өчен җитди период. Фестивальнең 25 ел дәвамында үсүе аның балаларга һәм яшьләргә, массакүләм чараларына кирәк булуын әйтә. Биредә катнашучылар бөтен дөнья буенча эшли. Әгәр дә теләгегез, сәләтегез бар икән, сезгә ярдәм итә алырлык журналистларыбыз бар», — ди Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бу фестивальдә беренче тапкыр катнаша. Ул яшь журналистларга уңышлар теләде.

«Иҗтимагый тормыш, мохит, аралашу ысуллары үзгәреп тора. „ВКонтакте“ социаль челтәренә ияләшкән идек. 2-3 ел элек „Инстаграм“ га күчтек. Хәзер „Тикток“ беренче урында. Сез, яңа проектлар тудырып, үзгәрә аласыз. Хәтта журналист профессиясен сайламасагыз да, биредә алган күнекмәләр сезгә файдалы булачак», — диде агентлык җитәкчесе.

Фестивальгә барлыгы 200 гариза юлланган булган. Алар арасыннан жюри 120 яшь җурналистны сайлап алган. Традиция буенча фестивальнең төп җиңүчеләре КФУның журналистика факультетында түләүсез уку мөмкинлеге алачак.