news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Блогерларны «Минем Татарстан» фотомарафонында катнашырга чакыралар

Телефоны яки фотоаппараты, «ВКонтакте» яки «Инстаграм» социаль челтәрләрендә аккаунты булган һәркем бу бәйгедә катнаша ала.

Блогерларны «Минем Татарстан» фотомарафонында катнашырга чакыралар
оештыручылар

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). «МойТатарстан» фотомарафонында катнашу өчен 2 меңгә якын кеше теркәлгән һәм аларның саны артканнан-арта бар. Социаль челтәрләр өчен контент ясау буенча марафонны (ул республикабызның төрле урыннарында төшерелгән фотолар һәм видеороликларны үз эченә ала) #ПрекрасныйТатарстан блогтурының логик дәвамы дияргә мөмкин. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Блогерлар республикабызның гаҗәеп урыннарын ача, үзләренең социаль челтәрләрендә фотолар һәм видеолар белән уртаклаша. Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Лаеш һәм Арча районнары буйлап сәяхәтләр оештырылды инде. Хәзерге вакытта фотомарафон кысаларында #ПрекрасныйТатарстан хэштегы белән 3500дән артык фото урнаштырылган.

Төп бүләкләрдән тыш, атна саен призлар уйнатыла, анда «акыллы» колонкалар отарга мөмкин – аларга социаль челтәрләрдә урнаштырылган иң яхшы фото авторлары ия була. Казаннан Хәйдәр Миров узган атнаның җиңүчесе дип табылды. Марафонга эшләрне кабул итү төгәлләнгәнче, ягъни 8 сентябрьгә кадәр кушылырга мөмкин.

Фотомарафонда телефоны яки фотоаппараты, «ВКонтакте» яки «Инстаграм» социаль челтәрләрендә аккаунты, шулай ук бүләкләрнең берсен отарга теләгән һәркем катнаша ала. Алар кызыклы фотолар төшереп, аларны #ПрекрасныйТатарстан һәм #МойТатарстан хэштеглары белән социаль челтәрләргә урнаштырырга тиеш.

Марафонның экспертлары арасында Казанның Олег Самойлов, Артем Горланов, Настя Губинская кебек танылган фотографлары һәм блогерлары бар. Фотомарафонда җиңүчеләргә 13 сентябрьдәге тантаналы чарада кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Алар арасында квадрокоптер, көзгесез фотокамералар, «акыллы» колонкалар, экшн-камера һ.б. призлар бар, диелә хәбәрдә.

Инстаграм: @tatarstantop

Телеграм: @tatarstantop

ВКонтакте: https://vk.com/tatarstantop

#МойТатарстан марафоны сайты: https://openschool.biz/tatarstantop2020/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100