news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда ТАССРның юбилей елы флагын кабул иттеләр

Эстафета тәмамлангач, флаг Татарстанның Милли музеена тапшырылачак.

Азнакайда ТАССРның юбилей елы флагын кабул иттеләр
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 11 август, «Татар-информ», «Маяк», «Лиза Нур). Бүген Азнакай ТАССР оешуга 100 тулу уңаеннан тантаналы төстә аның флагы эстафетасын кабул итте. Аңа район башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакай муниципаль районы гербының чигелгән сурәтен беркетте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Марсель Шәйдуллинның тарихи вакыйга уңаеннан азнакайлыларга котлау-мөрәҗәгатеннән соң районның ветераннар оешмасы активистлары, Мактаулы гражданнары үзләренең хис-кичерешләрен белдерде. Сүз дә юк, шушы дәвердә республика, район үсешендә үз эзләрен калдырган, зур өлешен керткән районда яшәүчеләр олы ихтирамга лаек. Районның төзүчеләр, укытучылар династияләре, үрнәк гаиләләре исемнәре аталып, аларга хөрмәт күрсәтелде.

Республика төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган бу эстафета спорт һәм социаль проектлар дирекциясе һәм Бөтендөнья татар конгрессының уртак проекты. Аның Россия этабында Татарстан әләме 8 федераль округта булып, аңа шул төбәкләрдәге татар — милли автономияләре теркәлгән субьектларның — 68 флаг сүрәте беркетелгән.

Республика этабында эстафета барлык 43 муниципаль берәмлек һәм 2 шәһәр округы аша үтеп, аларның символикалары белән бизәлгән флаг Татарстанның Милли музеена тапшырылачак.

  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100