news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда төзүчеләр көнендә Worldskills флагын кабул иттеләр

Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты символын «КАМАЗ-мастер» командасының спорт йөк машинасында мәйданга алып керделәр.

Чаллыда төзүчеләр көнендә Worldskills флагын кабул иттеләр
архив

(Чаллы, 11 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Кичә Чаллыда Төзүчеләр көнен зурлап билгеләп үттеләр. Worldskills флагын автошәһәргә тапшыру иң күңелле мизгел булды.

Бәйрәм, гадәттәгечә, Чаллының төзелеш тармагына нигез салучы Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды.

Бәйрәмнең икенче өлеше Яр буе паркы мәйданында узды. Ул төзелеш тармагы ветераннары парадыннан башланды. Тарихи тема театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте.

Төзүчеләр көнендә WorldSkills флагын Чаллыга тапшыру тантанасы булды. Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты символын «КАМАЗ-мастер» командасының спорт йөк машинасында мәйданга алып керделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot