news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән сөт комбинаты тәрбиягә бала алган гаиләләргә бүләк тапшырды

Комбинат икенче ел Татарстанның медицина, социаль һәм хәйрия учреждениеләренә актив ярдәм күрсәтә.

(Яшел Үзән, 11 июль, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзән сөт комбинаты районда тәрбиягә бала алган 38 гаиләгә гомуми авырлыгы 315 кг булган 57 ашамлык җыелмасы тапшырды.

Бүгенге көндә районда тәрбиягә бала алган 38 гаилә яши, шуларның 18е — күп балалы. Тәрбиягә алынган балаларның гомуми саны — 96. Һәр гаилә комбинаттан бүләк итеп, сөт, атланмай, эремчек, каймак, катык һәм «Обнимама» балалар продукциясен үз эченә алган ашамлыклар җыелмасы алды.

Яшел Үзән районының иң зур тәрбиягә бала алган гаиләсе — Наил һәм Рәисә Латыйповлар-Минуллиннар. Аларның гаиләсендә 15 бала, шуларның 13е — тәрбиягә алган балалар. Иң кечкенәсенә 6 яшь, диелә хәбәрдә.

«Яшел Үзән районының барлык тәрбиягә бала алган гаиләләре исеменнән комбинатка бүләкләре өчен рәхмәт белдерәбез! Хис-тойгыларыбызны, шулай ук балаларның мондый игътибардан булган шатлыгын һәм соклануын җиткерү өчен сүз юк!» — дип рәхмәтен белдерде Рәисә Латыйпова.

Комбинат икенче ел Татарстанның медицина, социаль һәм хәйрия учреждениеләренә актив ярдәм күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100