news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгында көмәнле хатын-кызларга тагын бер пособие түләү шартын атадылар

Биредә йөклелек срогы унике атналык вакытта медицина учреждениесенә исәпкә баскан хатын-кызларга билгеләнгән 708,23 сум күләмендәге иске пособие хакында сүз бара.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). 1 июльдән түләнә торган айлык пособиедән тыш, көмәнле хатын-кызларның кайберләре бер тапкыр бирелә торган пособие дә алырга мөмкин, дип белдерделәр «Российская газета»га Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Ведомствода ачыклык кертүләренчә, биредә йөклелек срогы унике атналык вакытта медицина учреждениесенә исәпкә баскан хатын-кызларга билгеләнгән 708,23 сум күләмендәге иске пособие хакында сүз бара.

«Бер тапкыр бирелә торган пособие 2021 елның 1 июленә кадәр шундый хокукка ия булган хатын-кызларга түләнәчәк. Алга таба ул бирелмәячәк», — дип ачыклык керттеләр министрлыкта.

Билгеләп үтелгәнчә, пособиенең бу төре йөклелек алдыннан эшләмәгән хатын-кызларга бирелми.

1 июльдән йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан көмәнле хатын-кызлар хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумының (Россия буенча уртача 6351 сум) яртысы күләмендә яңа пособие ала башлады. Җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан азрак тәшкил иткән гаиләләр шундый мөмкинлеккә ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100