news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда Шәнгәрәй нәселенең 7 буын туганнары очрашты

Очрашуда туганнар бер-берсе белән танышты, әбиләре, бабайлары тарихын сөйләделәр.

(Азнакай, 11 июль, «Татар-информ», «Азнакай», Резеда Шарипова). Азнакайның Мәдәният йортында чыгышы белән Кәтем Шәнгәрәй нәселенең 7 буын туганнары очрашты.

«Жир шарының төрле почмагына таралып кайталмаган кунаклар видео-сәләмнәр юллады. Анда Краснодар ягыннан, Хабаровск Иркутск өлкәләреннән, хәтта Америкадан да котлау алдылар. Очрашуга Татарстан, Башкортстан, Россиянең төрле шәһәрләреннән 130 кеше килде», — ди шушы нәсел дәвамчысы, кичәне оештыручы Азнакай халык театрының баш режиссеры Гөлсинә Җамалиева.

Кичә театраль күренештән башланып китте. Анда нәселнең Кәтем авылына ни сәбәпләрдә килеп утырганлыгы чагылды. Очрашуда туганнар бер-берсе белән танышты, әбиләре, бабайлары тарихын сөйләделәр, диелә хәбәрдә.

«Кәтем авылы зиратында Шәнгәрәй бабай кабере янында бөтен әрвахларга дога кылдык. Соңыннан Кәтем тавында пылау белән сыйланып, милли уеннар уйнап, нәсел җепләрен тагын да ныгыттык. Киләчәктә дә очрашып торырга суз бирешеп таралыштык», — ди Гөлсинә Җамалиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100