news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсия фонды инвалидлар һәм өлкәннәрне караучыларга түләүләр турында искәртте

Компенсация түләве 1200 сумны тәшкил итә.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы кешеләргә айлык түләүләр бирелергә тиеш. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әлеге түләү 1200 сумны тәшкил итә, ул карау билгеләнгән эшкә яраксыз гражданинның пенсиясе белән бергә түләнә», — диделәр Пенсия фондында.

Компенсация түләве билгеләнгән эшкә яраксыз гражданнарга инвалид балалар, I төркем инвалидлар һәм 80 яшькә җиткән өлкән яшьтәге кешеләр керә.

Шул ук вакытта эшкә яраксыз гражданинны караучы кешенең гаилә әгъзасы булу-булмавы һәм үзе ярдәм иткән кеше белән бергә яшәве мөһим түгел.

Компенсация түләвен билгеләү өчен гражданинның шәхси кабинеты яки дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза язарга кирәк, шулай ук Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә була. Карау чоры тәрбияләүчегә иминият стажы булып санала һәм һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты билгеләнә.

Эшкә урнашкан очракта 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерны яки I төркем инвалидны карау буенча түләү алу хокукы югала. Артык акча түләнмәсен өчен, караучы эшкә урнашуы турында биш көн эчендә Пенсия фондына хәбәр итәргә тиеш.

Эшкә яраксыз гражданнарны караучы үзмәшгульләр компенсация түләүләренә хокукларын югалтмый, диделәр Пенсия фондында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100