news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара урман тармагы ветеранына «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе тапшырылды

Бүләкне ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов тапшырды.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмара районы урман тармагы ветераны Әхмәдулла Газизуллинга «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе, шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты тапшырылды. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә дип яза район газетасы.

Бүләкне ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов тапшырды. Ул ветеранга республиканың урман комплексы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Әхмәдулла Газизуллин тарафыннан урман туфрак белеме һәм урманнан файдалану буенча 250дән артык фәнни һәм фәнни-методик хезмәт бастырып чыгарылган. Аерым алганда, аның җитәкчелегендә утырту материалын үстерү, урман ресурсларын куллануны оптимальләштерү һәм яңадан торгызу буенча тәкъдимнәр эшләнгән, диелә әлеге хәбәрдә.

Нәтиҗәле, фидакарь хезмәте һәм үз эшенә бирелгәнлеге өчен Әхмәдулла Газизуллин «РСФСР урман байлыкларын саклау һәм арттыру өчен» билгесе белән бүләкләнгән, «ТАССРның Атказанган урманчысы», «Россия Федерациясенең Атказанган урманчысы», «Хезмәт ветераны» һ.б. мактаулы исемнәргә лаек булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100