news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быелгы җәйдә 100 меңгә якын бала Татарстан лагерьләрендә ял итәчәк

Бу айда 12 меңгә якын мәктәп укучысы республикадагы балалар лагерьләренә килгән.

Быелгы җәйдә 100 меңгә якын бала Татарстан лагерьләрендә ял итәчәк

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Бүгенге көндә Татарстанда 79 балалар сәламәтләндерү лагерьләре эшли, анда 12 меңнән артык бала ял итә. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстанның яшьләр министры Дамир Фәттахов әйтте.

«Хәзерге вакытта 79 лагерьдә беренче сменалар эшли башлады, якынча 12 мең бала килде, бездә барлыгы 119 җәйге сәламәтләндерү базасы бар. Алар балаларны кабул итәргә әзер, тик алар билгеле бер сертификация узарга һәм Роспотребнадзор хәзерге вазгыять таләпләренә туры килә дигән хуплау алырга тиеш», — дип сөйләде министр.

Әгәр дә эпидемиологик вазгыять мөмкинлек бирсә, быел җәйге лагерьләрдә 100 меңгә якын бала ял итәчәк, дип тә өстәде Дамир Фәттахов.

Алдарак «Татар-информ» Роспотребнадзорның балаларга башка төбәкләрдәге җәйге лагерьләргә баруны тыю турында язган иде.

Татарстанның яшьләр министры Дамир Фәттахов белән интервью бүген, 11 июльдә «События» сайтында чыгачак. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында карарга мөмкин булачак.

Интервьюның телевизион версиясе «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында бүген 18:30 сәгатьтә һәм якшәмбе 13:30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100