news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

WorldSkills-2019ның эшлекле программасына теркәлү 22 июльгә кадәр озайтылды

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Казанда 22-27 август көннәрендә узачак.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). Россия катнашучылары өчен һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары буенча 45нче дөнья чемпионатының эшлекле программасына теркәлү 22 июльгә кадәр озайтылды. Бу хакта чемпионатның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"WorldSkills Kazan 2019 эшлекле программасы 2019 елның 22-25 августында Казанда узачак", - диелә хәбәрдә.

Эшлекле программа кысаларында дәүләт хакимияте органнары, предприятие һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре, футурология, цифрлаштыру һәм автоматлаштыру өлкәсендә дөнья экспертлары белән 30дан артык тематик сессия узачак.

Түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин https://worldskillsconference.com/2019/ru/

  • Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22-27 август көннәрендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot