Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ВИЧ белән авыручы гражданнарга туганын уллыкка алу рөхсәт ителергә мөмкин
Татарстан Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде.
(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ВИЧ белән авыручы гражданнарга туганнарын уллыкка алырга рөхсәт биреләчәк. Бүген ТР Дәүләт Советының 49нчы утырышында Татарстан Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм туаем кабул ителде.
Закон проекты федераль закон белән тәңгәлләштерелә.
Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова ике үзгәреш кертү ниятләнгәнен әйтте. Аның беренчесе – гаиләдә бала белән яшәгән, ләкин ВИЧ, гепатит кебек авырулары аркасында аны уллыкка ала алмаган кешенең баланы уллыкка алуы турында суд тарафыннан карар кабул ителә алуы белән бәйле. Моңа кадәр авыру кеше рәсми опекун була алмаган.
Икенче үзгәреш нигезендә, пенсиягә әле чыкмаган, ләкин эшли алмаган 55 яше тулган хатын-кызлар һәм 60 яше тулган ир-атларның алимент алуга хокукларын билгеләү күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз