Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында гаилә бәйрәме үткәрелде

Мөнәвәрә һәм Фәсхетдин Сираҗетдиновларның гаилә стажы 68 ел.

(Әлки, 11 июль "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында бик күңелле итеп Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнең билгеләп үткәннәр, дип яза район газетасы.

Биредә ике гаилә яши, аларны бу бәйрәм белән котлаганнар. Владимир Мишин һәм Әлфия Мингалиева инде ун ел бергә яшиләр. Ә Мөнәвәрә һәм Фәсхетдин Сираҗетдиновларның гаилә стажы 68 ел. Бу парларга күп итеп җылы сүзләр һәм теләкләр әйткәннәр, аларга багышлап җырлар җырлаганнар. Аннары алар төрле конкурс һәм уеннарда катнашканнар. Соңыннан бу парларга бүләкләр дә тапшырылган.