Балтач районы Яңа Салавыч авылының бер өлешен су баскан

Яз көне дә мондый хәлнең күптән инде булганы юк.

(Балтач, 11 июль, "Татар-информ", "Хезмәт",  Гөлсинә Гарипова). Балтач районы Яңа Салавыч авылының бер өлешен су басты, дип яза җирле басма.

Кичке дүртләр тирәсендә яуган яңгырда Яңа Салавыч авылының бер өлешен - берничә хуҗалыкны су басты.

Биктәш дамбасыннан һәм басудан төшкән су бергә кушылып, юл читендәге канауларга, юлга гына сыеша алмады. Яз көне дә мондый хәлнең күптән инде булганы юк иде, диелгән район хәбәрендә..