news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хәләл продукциянең цифрлы паспорты гамәлгә керде

Кулланучылар махсус сайтта продукциянең хәләл булу-булмавы, азык-төлекнең кибеткә кайчан китерелүе һәм башкалар турында мәгълүмат алу хокукына ия.

Татарстанда хәләл продукциянең цифрлы паспорты гамәлгә керде
Владимир Васильев

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда кибетләрдә сатыла торган хәләл азык-төлекнең цифрлы паспорты гамәлгә керде.

«Кичә Мәскәүдә Universa Blockchain оешмасы һәм „Добрый мир для всех“ ярдәм күрсәтү үзәге арасында килешү имзаланды. Аның нигезендә республикада хәләл продукциянең цифрлы паспорты гамәлгә керә. Бу контрафактлар булмасын өчен кирәк», — диде «Добрый мир для всех» ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Лирия Кусайманова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, цифрлы паспорт кулланучыга кибет киштәләрендәге продукция турында кирәкле барлык мәгълүматны бирә.

«Сатып алучы кирәкле товарның штрих-кодын телефондагы камерага төшерә, аннан соң сылтама аша махсус блокчейн-экосистема сайтына керә. Анда әлеге товарның хәләл булу-булмавы, продукциянең кайчан кибеткә китерелүе турында һ.б. мәгълүмат белән танышырга мөмкин», — диде Лирия Кусайманова.

Цифрлы маркировка товарның сыйфатын һәм ислам традицияләренә туры килүен гарантияләп кенә калмый, ә продуктның фермадан алып кибет киштәсенә кадәр үткән юлын күрсәтә.

Әйтергә кирәк, система хәләл товарларны Татарстанда гына түгел, ә бөтен дөньяда маркировкалау өчен эшләнгән. «Хәләл экосистемасы»н тәкъдим иткән Universa Blockchain оешмасы җитәкчесе Александр Бородич цифрлы хезмәт күрсәтү турында БРИКС илләре белән килешү төзегән. Ә бу планетада яшәүчеләрнең 43 проценты дигән сүз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100