news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның 100 еллыгына «Татарстан горурлыгы» сериясенең икенче китабы чыкты

Китап Социалистик Хезмәт Герое һәм Россия Герое Илдус Мостюков турында.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Казанда ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан горурлыгы» сериясенең икенче китабы чыкты. Ул Социалистик Хезмәт Герое һәм Россия Герое Илдус Мостюков турында.

«Китапны бастыруга беренче адымны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ясады. Ул Татарстанда дәүләт радиолокацияле танып белүнең Гомумроссия системасын булдыру турында китап чыгарырга карар кылды. Республикада башкарылган эш бөтен ил өчен әһәмияткә ия», — диде совет галиме һәм җәмәгать эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков.

Китапта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның телеграммасы урнаштырылган. Ул илнең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә зур өлешен керткән радиолокацияле танып белүнең бердәм системасы зур бәя бирә. РФ Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов шундый ук бәяләмә бирә.

«Безнең янда дәүләт масштабындагы уникаль кеше, ул һәрвакыт Ватанын яклау турында уйлый. Илдус Шәйхелисламович — аралашу өчен искиткеч кеше», — дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Татарстан Премьер-министры урынбасары ТР Президенты кушуы буенча республикада хәтерне мәңгеләштерү комиссиясен җитәкли.

«Безнең очрашуның бөек бәйрәм — Россия көне алдыннан узуы символик мәгънәгә ия. Без бүген Россиянең лаеклы улы, Социалистик Хезмәт Герое, гениаль конструктор һәм искиткеч кеше, якташыбыз Мостюков турында сөйлибез», — диде  ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100