news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 2022 елга яшәү минимумы артачак

Киләсе елда яшәү минимумы 11 950 сум булачак.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). 2022 елда яшәү минимумы 11 950 сум булачак. Тиешле проект норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.

Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.

«Киләсе елда яшәү минимумы күләме 11 950 сум булачак. Эшкә сәләтле кешеләр өчен — 13 026, балалар өчен — 11 592, пенсионерлар өчен 10 277 сум булачак. Гамәлдәге законнар нигезендә хөкүмәт карарының яшәү минимумын билгели торган проекты regulation.gov.ru порталда урнаштырылган», — дип белдерделәр министрлыкта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100