news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хезмәт министрлыгы ялгыз әтиләргә ана капиталын бирергә тәкъдим итте

Гыйнвар аеннан ана капиталы күләме 3,7 процентка артты.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ялгыз гына бала тәрбияләүче әтиләргә ана капиталын бирергә рөхсәт итәргә тәкъдим итә. Министрлык закон проектының әзер булуын хәбәр иткән. Бу хакта «РИА Новости» яза.

«Ана капиталын ялгыз гына бала тәрбияләүче әтиләр ала алачак. „Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында“гы законга үзгәрешләр кертү хакында закон проекты әзерләнде. Документ нигезендә дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокуклы затлар даирәсен киңәйтү тәкъдим ителә», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

2021 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 3,7 процентка артты, беренче балага — 483,8 мең һәм икенче балага 639,4 мең сум бирелә. Ана капиталы сертификатын рәсмиләштерү өчен ялгыз әтиләргә РФ Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100