news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 июньнән күп функцияле үзәкләрдә гадәти чират буенча кабул итә башлаячаклар

Офисларда кабул итү бүлмәнең мәйданына бәйле булачак, чөнки яңа кагыйдәләр буенча 4 квадрат метрда бер генә кеше булырга тиеш.

15 июньнән күп функцияле үзәкләрдә гадәти чират буенча кабул итә башлаячаклар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда 15 июньнән күп функцияле үзәкләрдә гражданнарны гадәти чират буенча кабул итә башлаячаклар һәм офисларда 4 квадрат метрга бер кеше туры килү исәбеннән, халык санын контрольдә тотачаклар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның күп функцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова әйтте.

«Мин шәхси инициатива белән Татарстан Хөкүмәтенә мөрәҗәгать иттем һәм 15 июньнән безнең үзәкләрне ачуны, шулай ук чикләү чараларына кадәр булган система буенча эшләүне сорадым, — диде спикер. — Сall-үзәккә шалтыратуларны санамаганда, көненә 30лап кеше мөрәҗәгать итә. Алдан язылып булмауга шикаятьләр күбрәк килүенә игътибар итә башладык. Бу безнең өчен беренче билге булды».

Күп функцияле үзәкләрне тулысынча ачуга икенче сәбәп, чираттагы урыннарны сату очраклары булган.

Күп функцияле үзәккә килгәндә шәхси саклану чаралары — битлек, перчаткалар булырга тиеш. Шулай ук гражданнарга дистанция сакларга һәм кергән вакытта кулларны антисептик белән чистартырга киңәш итәләр. Офислардагы чиратны күп функцияле үзәк хезмәткәрләре үзләре җайга салып торачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100