Татарстанда салкынча һава торышы көтелә

Төнлә Казанда 8-10, көндез 18-20 градус җылы булачак

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республика буенча аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәр көтелми. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен булырга мөмкин.

Төнлә температура 4-9 градуска кадәр төшә, көнбатышта - 11 градус, көндез 17-22 градуска кадәр җылыта. Төнлә Казанда 8-10, көндез 18-20 градус җылы булачак. 

12 июньгә каршы төндә республика буенча алмашынучан болытлы һава, төнлә урыны белән яңгыр, яшен; көндез явым-төшемнәр көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын, төнлә яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Һава температурасы төнлә 6-11, көндез 17-22 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.