news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ташлама һәм пособиеләр билгеләү процедурасы гадиләштерелде

Моның өчен төбәкләр Бердәм дәүләт социаль тәэмин итү мәгълүмати системасыннан файдалана башлаячак.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Сишәмбедән гражданнарга төрле социаль ярдәм чаралары билгеләргә һәм тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә торган закон үз көченә керә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Парламентская газета»га сылтама белән хәбәр итә.

Моның өчен төбәкләр Бердәм дәүләт социаль тәэмин итү мәгълүмати системасыннан файдалана башлаячак.

Түрәләр ел башында ук аннан файдалану мөмкинлегенә ия булса да, аларның ташлама билгеләү һәм пособие бирү өчен әлеге мәгълүматларны куллану хокукы юк иде. Мәгълүматларны кулдан җыярга яки кешеләрдән документларны мөстәкыйль рәвештә тапшыруын сорарга туры килгән.

Дәүләт Думасында әлеге закон проектын тикшерү барышында хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Алексей Скляр ачыклык керткәнчә, хәзер тиешле мәгълүматлар барлык учреждениеләргә электрон рәвештә – гражданнар катнашыннан башка гына киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100