news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика ифтарында Казан мәктәбендәге фаҗига корбаннарын искә алдылар

Татарстан Президенты бер минут тынлык игълан итте

Республика ифтарында Казан мәктәбендәге фаҗига корбаннарын искә алдылар
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген «Казан ЭКСПО» күргәзмәләр үзәгендә IX Республикакүләм ифтар уза. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ифтарда катнашучылар Казанның 175 нче гимназиясендәге фаҗига корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

«Безнең республикада зур фаҗига. Югалткан кешеләребезне бер минут тынлык белән искә алыйк», — дип мөрәҗәгать итте Президент.

Фаҗигагә бәйле рәвештә, республикүләм ифтар киң җәмәгатьчелекнең террорчылыкка каршы бердәм теләктәшлеген күрсәтү чарасы буларак үткәрелә. Мөселманнар һәлак булучыларның урыннары җәннәттә булсын, яраланганнар тизрәк дәвалансын дип дога кыла.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов намазга кадәр үткән чарада чыгыш ясады. Бүген атыш булган гимназиядә аның җәмәгате дә укытучы булып эшләгәнен әйтте. «Бакыйлыкка күчкән балаларның ата-аналарына сабырлык телибез», — дип өндәде.

«Гел уразада булганыгызны истә тотыгыз. Ачуны чыгарырга тырышучылар булганда да, сабыр булырга кирәк. Мөселман булуыбызны исебездән чыгармаска иде», — дип теләген җиткерде. 

Бу минутларда азан яңгырады, халык намаз укырга әзерләнә. Ифтар ашында 5 мең татарстанлы катнаша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100