news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Рамазан фест» бәйрәме үткәрелмәячәк

Республика мөхтәсибәтләрендә гает намазыннан соң планлаштырылган гаилә бәйрәмнәре шулай ук булмаячак.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Казанда соңгы фаҗигале хәлләр булу сәбәпле, Ураза бәйрәме көненә билгеләнгән «Рамазан Фест» шәһәркүләм бәйрәме үткәрелмәячәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика мөхтәсибәтләрендә гает намазыннан соң планлаштырылган гаилә бәйрәмнәре шулай ук булмаячак.


news_right_1
news_right_2
news_bot