Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һадиуллин: Мәктәптә фаҗигагә бәйле мөрәҗәгать иткән һәр кешегә ярдәм күрсәтеләчәк
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан мәктәбендә атыш вакытында һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
(Казан, 11 май, «Татар-информ»).Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан мәктәбендә ату нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашты. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин «зыян күрүчеләрнең тизрәк терелүен» теләде, дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.
«Безгә бу вакыйганы кабул итү авыр — барлык укытучылар Казанның Совет районындагы 175нче гимназиясендә булган фаҗигадан тетрәнде. Без балаларны, укытучы һәм белем йорты хезмәткәрен югалттык. Без бар кеше белән бергә авыр югалту хәсрәтен кичерәбез. Барлык татарстанлылар өчен бу акылга сыймаслык югалту. Фаҗигага бәйле мөрәҗәгать иткән һәр кешегә ярдәм күрсәтеләчәк», — диде ТР мәгариф һәм фән министры.
Министрлыкта Казан мәгариф идарәсенең кайнар линияләре ачылуын искә төшерделәр, анда 8 (843) 292-44-03 һәм 8 (843) 292-37-04 номерлары буенча шалтыратырга мөмкин.
Психологик ярдәм сорап 8 (843) 277-00-00 («Ышаныч» үзәгенең ашыгыч психологик ярдәм бүлеге) һәм 8 (800) 200-01-22 (балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен бердәм гомумроссия ышаныч телефоны) телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз