Югары Ослан картлар йорты-интернатынды яшәүчеләр скандинавия йөрешенә чыккан

Үзизоляциядә өлкәннәр йорт-интернат территориясендә саф һавада шөгыльләрен дәвам итә

(Казань, 11 май, «Татар-информ»). Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр скандинавия йөреше белән сәламәтлекләрен ныгыта. Биредә яшәүчеләр саф һавада спорт белән шөгыльләнергә ярата. Бу хакта «Волжская новь» яза.

Үзизоляциядә өлкәннәр йорт-интернат территориясендә саф һавада шөгыльләрен дәвам итә. Актив яшәү рәвеше алып бару аларның кәефен дә күтәрә.

Биредә яшәүчеләр шәхси саклану чараларын куллана, дистанция саклый.