news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда изоляция вакытында өйдә көч куллану белән бәйле җинаятьләр саны артмаган

Республикада гаиләдә һәм көнкүрештә көчләүне профилактикалау белән «Мәрхәмәт — Милосердие» берләшмәсе шөгыльләнә.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Бүгенге көндә Татарстанда гаиләләрдә рәхимсезлек белән бәйле җинаятьләрнең артуы теркәлмәгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары — полиция башлыгы Алексей Соколов хәбәр итте.

«Татарстанда гаиләдә көчләү, көнкүрештә уңайсызлыклар һәм конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре белән „Хатын-кыз игътибары“ телефон элемтәсе эшләвен дәвам итә. Ата-ана тарафыннан балаларны тәрбияләү һәм карау бурычларын тиешенчә үтәмәгән һәм гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган очрак турында хәбәр итәргә мөмкин», — диде Соколов.

Проектны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100