news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмаларының бер өлеше 12 майдан эшли башлый

Мәйданы 400 квадрат метрдан зур булмаган кибетләрдә аерым керү юлы булырга тиеш.

Татарстанда хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмаларының бер өлеше 12 майдан эшли башлый

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстанда хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмаларның бер өлеше 12 майдан эшли башлаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары, коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика штабы җитәкчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Азык-төлек сатмый торган хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары һәм объектлар үз эшләрен яңартачак. Мондый объектларның сәүдә залы мәйданы 400 квадрат метр тәшкил итәргә тиеш, шулай ук әлеге объектка аерым керү урыны булырга тиеш», — дип хәбәр итте Фазлыева.

Аерым алганда, зур булмаган кием һәм аяк киеме кибетләре, көнкүреш техникасы, шулай ук автосалоннар һәм автомастерскойлар, матурлык салоннары, спа-салоннар, химчистка, ремонт остаханәләре һәм башка сервис предприятиеләре эшли башлаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100