news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медицина хезмәткәрләренә барлык түләүләрне бирүне Путин үзе контрольдә тотачак

Апрель ае түләүләрен федерациянең 56 субъектында гына биргәннәр, аларны барлыгы 56 мең кеше алган.

Медицина хезмәткәрләренә барлык түләүләрне бирүне Путин үзе контрольдә тотачак

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Covid-19 коронавирусы белән элемтәгә кергән барлык медицина хезмәткәрләре вәгъдә ителгән апрель түләүләрен 15 майга кадәр алырга тиеш. Бу хакта коронавирус ситуациясе буенча ил гражданнарына мөрәҗәгать иткәндә Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

«Федерация субъектларының барлык башлыкларына 15 майга кадәр медицина хезмәткәрләренең барысы да апрель аенда түләүләр алуны көйләргә йөкләмә бирәм, ә Хөкүмәт һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына координацияне һәм даими мониторингны тәэмин итүне йөклим. Шуны истә тотыгыз, мин шәхсән үзем, Россиянең һәр төбәгендә эшләр торышын контрольгә алам», — диде Президент.

Путин 8 апрельдә үк табибларга, урта һәм кече медперсоналга, шулай ук коронавирус белән турыдан-туры эшләүче ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчеләренә махсус федераль түләү билгеләргә тәкъдим иткән иде. Әмма, 9 май күрсәткечләре буенча, түләүләр федерациянең 56 субъектында гына гамәлгә ашырылган, аларны барлыгы 56 мең кеше алган. Бу сан акча күчерелгән кешеләрнең гомуми санының яртысыннан азрак.

«Барлык кирәкле акчалар регионнарга җибәрелде», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

«Дәүләт ярдәме билгеләнгән һәр кешегә барып җиткәч кенә, йөкләмәләр үтәлгән дип саналачак», — дип белдерде Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100