news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева: Җәмәгать һәм сәүдә урыннарында битлек һәм перчатка кию мәҗбүри

«Битлек, перчатка һәм дистанция — хәзерге вакытта тормышыбызның аерылгысыз өлеше», - ди Татарстан Премьер-министры урынбасары.

Ләйлә Фазлыева: Җәмәгать һәм сәүдә урыннарында битлек һәм перчатка кию мәҗбүри
архив/Владимир Васильев

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Өйдән чыкканда Татарстан халкына битлек (респиратор яисә бәйләвеч) һәм перчаткалар кию мәҗбүри. Бу хакта брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«Сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында битлектән тыш, мәҗбүри рәвештә перчаткалар да киеп йөрү мөһим. Битлек, перчаткалар һәм дистанция — хәзерге вакытта тормышыбызның аерылгысыз өлеше», — дип билгеләп үтте ул.

Татарстанда май бәйрәмнәреннән соң өйдән чыгу өчен смс-пропуск алырга кирәк булмый, дип хәбәр иткән идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100