Казанда эш бирүчедән ялган белешмә күрсәткән 52 очрак ачыкланган

Кагыйдә бозучылар документны шәхси максатта ял көнендә кулланган.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда узган атнада 52 хокук бозу очрагы ачыкланган, аларның барысы да эш бирүчеләрдән ялган белешмә күрсәтү белән бәйле. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Саматошенков хәбәр итте.

«Санитар-эпидемиологик чаралар чорында СМС-пропускларның һәм эш бирүчеләрдән булган белешмәләрнең дөреслеген, шулай ук аларда күрсәтелгән предприятиеләр һәм оешмалар эшчәнлегенең законлылыгын тикшерү эше дәвам итте. Бер атна эчендә эш бирүчеләрдән белешмә кулланганда 52 хокук бозу ачыкланды», — диде ул.

Аның сүзләренчә, яшәү белән тәэмин итү объектлары исемлеккә кертелмәгән, юк ителгән яисә юкка чыккан оешмалар, фирмалар исеменнән белешмәләр бирү фактлары ачыкланган. «Шәһәр халкы документларны ял көннәрендә шәхси максатларда файдаланды, шулай ук билгеләнгән маршруттан баш тартты», — ди Саматошенков.

«Оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында республика буенча ирекле йөрү хокукы бирә торган ялган белешмә бирүче оешма директоры тоткарланды. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә», — дип билгеләп үтте ул.

Саматошенков әйтүенчә, барлыгы бер атна эчендә 120 мең граждан һәм 104 меңнән артык транспорт чарасы тикшерелгән. «Нәтиҗәдә, юлда йөрү 301 авто өчен туктатылды», — дип өстәде спикер.