news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә ветераннарның тәрәзә каршында концерт куйдылар

Социаль хезмәткәрләр хәрби темага җырлар башкарган һәм шигырь сөйләгән.

Әгерҗедә ветераннарның тәрәзә каршында концерт куйдылар
«Агрызские вести»

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Әгерҗе социаль яклау бүлеге һәм «Өмет» социаль хезмәт күрсәтү үзәге ветераннар яши торган йортлар ишегалдында концерт куйды. Бу хакта «Агрызские вести» газетасы яза.

Социаль хезмәткәрләр хәрби темага җырлар башкарган һәм шигырь сөйләгән. Активистлар сүзләренчә, болар барысы да ветераннар бәйрәм рухын тойсын өчен эшләнелә.

Кайбер ветераннар бәйрәм чыгышын тәрәзәдән, ә кайсы балконга чыгып караган.

news_right_1
news_right_2
news_bot