Мөслим нәниләрен өчпочмаклы солдат хатлары ясарга өйрәткәннәр

Балалар солдатларның сугышчан батырлыклары,орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән якташлары турында күбрәк белде.
(Казан, 11 май, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслимдә "Балаларга сугыш турында" дигән чара вакытында нәниләр солдат хатлары ясарга өйрәнгән. Бу хакта район басмасы яза. 
 
“Мөслим туган якны өйрәнү музее” яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшен дәвам итә. Музей хезмәткәрләре "Кояшкай " һәм " Күбәләк" балалар бакчаларында булды. 
 
"Балаларга сугыш турында" дип исемләнгән чарада балалар солдатларның сугышчан батырлыклары, орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән якташларыбыз турында белделәр. 
 
Балаларга уен программасы әзерләнгән иде, анда алар үзләрен шәфкать туташы ролендә сынап карадылар, өчпочмаклы солдат хатлары ясарга өйрәнделәр.