Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Күп функцияле үзәкләрдә бушлай юридик ярдәм күрсәтә башларга мөмкиннәр
Аз керемле гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында сүз бара.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Төбәктәге күп функцияле үзәкләрдә бушлай юридик консультацияләр оештырылырга мөмкин. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет рәисе, адвокат Анатолий Кучерена сөйәде дип яза RT.
“Хәзер без Россиянең Адвокатлар палатасындагы коллегаларыбыз, җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр белән консультацияләр уздырабыз”, - диде ул. Һәм түләүсез консультацияләр аз керемле гаиләләр өчен булачак дип өстәде.
Бу мәсьәлә буенча март азагында Россия Эчке эшләр министры катнашында, ведомствоның иҗтимагый советы утырышында фикер алыштылар.
Экспертлар сүзләре буенча, рәсми төстә аз керемле дип танылган гаиләләр хәзерге вакытта ук түләүсез юридик ярдәм алырга мөмкин. Ләкин аны тормышка ашыру өчен, моңа әзер булган юристларны махсус эзләргә туры киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз